САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)

Перейти к: навигация, поиск
«САЙЛАНМА ҖЫРЛАР
(Избранные песни)»

Нотный сборник «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)»
Сборник песен на татарском языке, изданный к 70-летию композитора

«ТЫНГЫСЫЗ ЙӨРӘК (Беспокойное сердце)»

Вступительная статья музыковеда Зайнап Хайруллиной:

На татарском языке

1937 елда Казан музыка училищесының икенче курсында укыган унҗиде яшьлек Әнвәр Бакиров сабакташы Хәй Вахит сузләренә (еллар узгач ул күренекле драматург булып таныла) «ИРТӘНГЕ СЕРЕНАДА (Утренняя серенада)» дигән җыр яза. Җырны музыкаль җәмәгатьчелек өметле композитор туу хәбәре дип кабул итә.
Композиторның 53 еллык киң колачлы иҗаты, фидакарь музыкаль һәм җәмәгать эшчәнлеге ышанычны, өметне тулысынча аклый.
Булачак композитор музыка сөюче гаиләдә тәрбияләнә. Өйдә һәрвакыт җыр, музыка яңгырый. Әнвәрнең әтисе Закир ага, әнисе Газизә апа оста гармунчы булалар. Ике апасы мандолинада, абыйсы Хәмит кубызда, курайда, кларнетта уйный. Хәрби оркестрда хезмәт иткән энесе Шамил гобойда, Бөек Ватан сугышында һәлак булган энесе лейтенант-танкист Наил виолончельдә уйный.
Иртә-кич халык көйләре, халык җырлары яңгыраган бердәм, тату гаиләдә 1920 елның 7 июлендә Әнвәр туа. Әтисе ул чакта хезмәткәр була 1924 елны Бакировлар Биектау районы деревню ӘЛДЕРМЕШ (Альдермыш) авылына (Закир ага һәм Газизә апаның туган авылы) күчеп кайталар. Закир аганың ике кызы һәм улы авыл укытучылары була. Әлбәттә, авыл укытучысы инде ул — культура агарту эшендә үзен кызганмыйча эшләүче кеше. Спектакль дә куя ул, лекцияләр дә укый, хор белән дә җитәкчелек итә, җырлый да, бии дә. Бакировлар да спектакльләр куялар, концертлар оештыралар, сабан туйларында катнашып, зур ихтирам казаналар, рәхмәтләр ишетәләр. Нәни Әнвәр дә, тәпи атлап китүгә үк дигәндәй, олыларга кушыла. Үсә төшкәч, концертларда, спектакльләрдә катнаша башлый. Аннары Казандагы Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә директор булып эшли башлаган Хәмит абыйсы янына укырга килә. Үз заманында (1920—1940 еллар) бу мәктәп алдынгы мәктәпләрнең берсе булып таныла. Анда укып чыккан яшьләрдән бүген инде киң танылган байтак кына әдәбият, сәнгать, фән эшлеклеләре бар. Җиденче классны тәмамлагач, Әнвәр Казан музыка училищесында педагог И.В.Әүхәдиевтә скрипкада уйнарга өйрәнә. Бер үк вакытта күренекле педагог, композитор Юрий Васильевич Виноградов җитәкчелегендәге иҗат группасына йөри, композиторга кирәкле беренче дәресләрне ала.
1940—46 елларда Әнвәр Бакиров Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Танк училищесын тәмамлап, офицер исемен ала. Демобилизацияләнгәч, Казан консерваториясендә профессорлар Альберт Семён улы Леман, Генрих Илья улы Литинский, Наҗип Гаяз улы Җиһанов классларында композитор булып үсү өчен нигезле профессиоиаль белем ала. Консерваторияне 1952 елда тәмамлый. Уку белән иҗатны — практик эшне оста берләштерә белүе белән Бакиров башка студентлардан аерылып тора. Консерваториядә укыган елларында ул музыка-җыр дәресләре укытучылары өчен кулланма дәреслек яза. Музыка буенча татар телендаге бу беренче дәреслек югары бәя ала; Бакировның соңрак тагын өч дәреслеге дөнья күрә.
Виолончель һәм фортепиано өчен студент Бакиров язган «Сонатина»ны Мәскәүдә музыка нәшрияты рус һәм инглиз телләрендә комментарийлар белән бастырып чыгара. Бу әсәр әле хәзер дә виолончель өчен язылган милли әсәрләрнең гүзәл үрнәге булып санала.
1953 елдан бирле СССР Композиторлар союзы члены Әнвәр Бакировның композиторлык техникасы чарлана, иҗади колачы киңәя бара. Ул төрле жанрларда кыю иҗат итә.
Җырларында композитор үзен илебездәге вакыйгаларга ифрат сизгер, халык тормышына гаять игътибарлы музыкант-гражданин итеп таныта. Ул язган җырлар күп төрле. Алар арасында батырлык, ихтыяр көче белән сугарылган героик җырлар — маршлар, лирик-этик, ягымлы лирик һәм дәртле-шаян җырлар бар.
Җырларында Әнвәр Бакировның үзенә генә хас бер үзенчәлек сизелә: аларда батырлык, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы йөрәктән чыккан моң белән үрелеп бирелә. Мисал итеп аның әле консерватория студенты чагында язган «ЯШЬЛӘР ҖЫРЫН» алырга кирәк. Яшьләргә багышланган бу җырда алга омтылу, үсү интонацияләре соклангыч милли моң белән үрелеп агыла. Җыр күңелгә көчле тәэсир итә. Композитор лирик җырларында инсафлы, игелекле, гади, мөлаем, хезмәт сөюче кешеләрнең күңел тойгыларын күпкырлы итеп сүрәтли. Халкыбызның асыл сыйфатларын ул йөрәккә үтеп керерлек самими, халыкчан интонацияләр белән әйтеп бирә. Балачактан ук авыл тормышын күреп, белеп, көйләрен ишетеп үскән Әнвәр Бакировта халык музыка иҗатын тирән белү нык сизелә. Шуңа күрә дә әсәрләре халык арасында киң таралган. «ИРТӘНГЕ СЕРЕНАДА (Утренняя серенада)», «ӘЙТКӘН ИДЕҢ… (Говорила ты…)», «КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ (Когда улетали дикие гуси)», «КЕМГӘ СӨЙЛИМ?… (Кому говорю?…)», «ӘГӘР БЕЛГӘН БУЛСАМ… (Если б знал я…)», «АППАГЫМ (Душечка)», «СӨЯ МИКӘН? (Любит ли?)», «ҖИЛЛӘР ТИДЕРМӘС ИДЕМ (Защитил бы и от ветра)», «МӘК ЧӘЧӘГЕ (Цветок мака)», «ТАМЧЫЛЫ ГӨЛ (Бурачок)» кебек җырларын кем генә белми, кем генә җырламый икән!
Композиторга 70 яшь тулу уңае белән чыгарылган бу җыентыкка аның соңгы ун ел эчендә иҗат ителгән кырыктан артык яңа җыр-романслары тупланды; анда, музыка сөючеләрнең теләкләрен искә алып, композиторыбызнын элек язылган кайбер иң популяр җырлары да кертелде.
Быел Мәскәүдә «Совет композиторы» нәшрияты, композиторга 70 яшь тулу уңаеннан, аның хор өчен язган унбиш җыры тупланган җыентыгын бастырып чыгара. Җыентыкка туган ил халыклар арасында дуслык-туганлык, тынычлык, яшьләр турындагы җырлар кертелгән.
Әнвәр Бакиров республикабызның район үзәкләрендә, авылларда еш була. Аның аерым авыл һәм районнарга атап язылган җырлары да аз тугел. Композиторның бу әсәрләре туган якка мәхәббәт белән яшәргә, туган җирнең гүзәллеген, үзенчәлеген, аның тарихын, бүгенге күтәрелешен күрә белергә, шулар белән горурланырга, үз җиреңдә яшәү ямен табарга өнди. Композиторыбызның патриотик җырларга СССР, РСФСР күләмендә уздырылган конкурста бүләкләнгән җырлары да бар.
Иҗатының беренче адымнарында ук Әнвәр Бакиров республикабыздагы драма театрлары белән иҗади багланышка керә. Байтак кына спектакльләргә музыка яза. Сәхнә серләренә төшенү, драматургия кануннарын өйрәнү, театраль музыка тудырудагы тәҗрибәләр аңа опера, оперетта, музыкаль комедия һәм балет әсәрләре язарга мөмкинлек бирә. Драматург Шамил Бикчурин либреттосына «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия тальянки)» музыкаль комедиясе, Алла Рустайкис либреттосына «БЕРЕНЧЕ ФАКЕЛ (Первый факел)» опереттасы (рус телендә) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелды. «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия тальянки)» музыкаль комедиясе, Әлмәт театрында да сәхнәләштерелеп, зур уңыш казанды. Балетлары «АЛТЫН ТАРАК (Золотой гребень)» (Людмила Бордзиловская сәхнәгә куйган) һәм «СУ АНАСЫ (Водяная)» (Игорь Смирнов сәхнәгә куйган) Габдулла Тукайның һәм халык әкиятләренә нигезләнеп язылган композиторның иҗади казанышы булып танылды. Бу балет (Людмила Бордзиловская, Габдерахман Сәлимов, В.Мусатов либреттосы), Октябрьнең 40 еллыгына, 1957 елда куела, һәм Бөтенроссия музыкаль театр коллективлары фестивалендә Әнвәр Бакиров беренче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә. 1973 елны шул ук әдәби нигездә яңа «СУ АНАСЫ (Водяная)» балеты язылып бетә. Балетның либреттосын Игорь Смирнов яза һәм үзе үк сәхнәгә дә куя. Композитор, спектакльне куючы һәм либретто авторы Игорь Смирнов, дирижер Xәзби Фазлуллин, художник Борис Кноблок һәм Алмай образын иҗат иткән Рывдар Садыйков Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар.
Әнвәр Бакировның симфоник әсәрләре, «КамАЗ» исемле увертюрасы, балет сюиталары симфоник музыка концертларында һәрчак кайнар алкышлар белән кабул ителәләр.
РСФСР Культура министрлыгы заказы буенча язылган «КамАЗ» ораториясе (Кави Латыйп либреттосы; 7 кисәкле, хор, җырчылар, сөйләүче һәм симфоник оркестр өчен) уңай бәяләнә һәм кабул ителә.
1987 елда композиторның хор, солистлар, сөйләүче һәм симфоник оркестр өчен иҗат ителгән «Октябрь» исемле ораториясен (Нәби Дәүли либреттосы) Татарстан Культура министрлыгы кабул итте һәм бу зур күләмле әсәр музыкаль коллективларның репертуарларына кертергә тәкъдим ителде.
РСФСР Композиторлар союзы куярга тәкъдим иткән, ТАССР Культура министрлыгы кабул итеп алган «Тукай» операсы (Әхмәт Исхак либреттосы) менә инде 14 елдан артык Татар опера һәм балет театры һәм композиторның эш өстәлендә сәхнәләштерелүне көтеп ята.
Әгәр кайнар йөрәкле, соң дәрәҗәдә эшчән шәхеснең җәмәгать эшләре дә башкаруын искә алмасак, композитор Әнвәр Бакировның иҗади эшчәнлеген тулы чагылдыра алмас идек. Ул яшьләрне музыкаль эстетик тәрбияләү мәсьәләсенә гаять җитди карый. Аның тырышлыгы белән Кама нефтьчеләре үзәге Алабугада, Лениногорский районы «Спартак» колхозында балалар музыка мәктәпләре ачылды. 1973 елдан бирле Чаллыда сабан туе вакытында Җыр бәйрәме үткәрү һәм анда мең кешелек хор коллективының чыгыш ясавы матур традициягә әйләнде. Хәзер исә ул берләштерелгән хорда катнашучыларның саны җиде-сигез меңгә җитә. Бу эшне дә композитор Әнвәр Бакиров башлап җибәрде.
КамАЗга бәйле зур иҗади хезмәтләре өчен композиторыбыз «КамАЗ ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булды һәм аның медале белән бүләкләнде.
Татарстан районнарына һәм авылларына иң еш баручы, Культура йортларында иҗади очрашулар, музыкаль әңгәмәләр уздыручы, республика матбугаты, радиотелевидение буенча музыкаль тәрбия проблемалары буенча чыгыш ясаучы да Әнвәр Бакиров. Бүгенге көндә ул, үзендә зур җаваплылык тоеп, татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзинең иҗат мирасын җыю, өйрәнү һәм киләчәк буын өчен саклау буенча күп төрле эшләр башкара.
Әнвәр Бакиров илебезнең танылган композиторы, РСФСРның һәм Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

На русском языке

В 1937 году во время учёбы на втором курсе Казанского музыкального училища семнадцатилетний Энвер Бакиров на слова одноклассника Хай Вахита (в будущем видного татарского драматурга) сочиняет песню «ИРТӘНГЕ СЕРЕНАДА (Утренняя серенада)». Музыкальная общественность принимает песню с надеждой на рождение будущего композитора.
53 летняя обширная творческая деятельность композитора полностью оправдала надежду музыкальной общественности.
Будущий композитор воспитывается в музыкальной семье. В доме всегда песни, звучит музыка. Папа Закир и мама Газиза умелые гармонисты. Две сестры Марьям и Гульсум играют на мандолине, старший брат Хамит на кобузе, курае и кларнете. Служивший в военном оркестре младший брат Шамиль играл на гобое, погибший на Великой Отечественной войне младший брат лейтенант-танкист Наиль играл на виолончели.
В семье, где с утра и до вечера звучали народные песни, 7 июля 1920 года родился Энвер. В 1924 году Бакировы возвращаются в деревню деревню ӘЛДЕРМЕШ (Альдермыш) Высокогорского района (родную деревню Закира и Газизы) на работу главы семейства. Две его дочери и старший сын работают учителями. Конечно, деревенский учитель - это человек самозабвенно несущий культуру в массы. Он ставит спектакли, читает лекции, руководит хором, поёт и пляшет. И Бакировы ставят спектакли, организуют концерты, участвуют в Сабантуях, заслуживают уважение, слышат благодарности. И маленький Энвер, только начинающий ходить, включается в эту работу. По мере роста, он начинает принимать участие в концертах и спектаклях. Затем переезжает учиться в Казанскую школу имени Мулланура Вахитова директором которой был его старший брат Хамит. В те времена (1920-40 годы) эта школа считалась одной из передовых школ. Среди молодых, окончивших её, есть известные сегодня деятели литературы, искусства и науки. Закончив седьмой класс, Энвер поступает учиться по классу скрипки к Ильясу Вагасовичу Аухадиеву в Казанское музыкальное училище. В это же время он учится в группе у видного педагога и композитора Юрия Васильевича Виноградова, приобретая первые навыки композиторского творчества.
В 1940-46 годы Энвер Бакиров служит в Советской Армии. По окончании танкового училища ему присваивается офицерское звание. После демобилизации, для совершенствования своих композиторских навыков, учится у профессионалов Казанской консерватории профессоров Альберта Семеновича Лемана, Генриха Ильича Литинского, Назиба Гаязовича Жиганова. В 1952 году заканчивает консерваторию. Умело совмещающий учёбу с практическим творчеством Бакиров существенно отличается от других студентов. В период учёбы в консерватории он пишет пособие для учителей уроков пения и музыки. Этот первый учебник на татарском языке получает высокую оценку; позже выходят в свет ещё три учебника Бакирова.
Сонатину для виолончели и фортепиано, написанную студентом Бакировым, в 1961 году издаёт Московское музыкальное издательство с комментариями на русском и английском языках. Это произведение, написанное для виолончели, и сейчас считается прекрасным образцом национальной музыки.
Композиторское мастерство Энвера Бакирова, члена Союза композиторов СССР с 1953 года, постоянно оттачивается, расширяется диапазон творчества. Он творит в различных жанрах.
Своими песнями композитор очень чутко отражает происходящие в стране события, он узнаваем как внимательный к жизни народа музыкант-гражданин. Его песни разнообразны. Среди них есть песни о храбрости, героико-патриотические песни - марши, лирико-этические, нежные лирические и весёлые шутливые песни.
В песнях Энвера Бакирова чувствуется свойственная только ему одна особенность: в них героизм, душевные порывы, крепкость духа исходят мелодией из сердца. В пример можно привести «ЯШЬЛӘР ҖЫРЫ (Молодёжная)», написанную ещё в студенческие годы. В этой песне, посвященной молодёжи, чувствуется стремление вперёд, сохраняя усиления интонаций, вплетаются умилительные национальные мотивы. Песня за душу берёт. В своих лирических песнях композитор доброжелательно, ласково и просто отражает нравственность и многогранность души тружеников. Проникновенно, возможно несколько наивно, с народными интонациями отражает суть чаяний нашего народа. В творчестве Энвера Бакирова чувствуется глубокое знание народных напевов, проникших в него с раннего детства из деревенской жизни. Потому-то его произведения широко распространены в народе. Кто только не знает такие песни как «ИРТӘНГЕ СЕРЕНАДА (Утренняя серенада)», «ӘЙТКӘН ИДЕҢ… (Говорила ты…)», «КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ (Когда улетали дикие гуси)», «КЕМГӘ СӨЙЛИМ?… (Кому говорю?…)», «ӘГӘР БЕЛГӘН БУЛСАМ… (Если б знал я…)», «АППАГЫМ (Душечка)», «СӨЯ МИКӘН? (Любит ли?)», «ҖИЛЛӘР ТИДЕРМӘС ИДЕМ (Защитил бы и от ветра)», «МӘК ЧӘЧӘГЕ (Цветок мака)», «ТАМЧЫЛЫ ГӨЛ (Бурачок)», кто только их не поёт!
Этот сборник, выпущенный к 70-летию композитора, содержит песни-романсы, написанные за последние десять лет, их накопилось более сорока, а также, учитывая пожелания любителей его творчества, сюда добавлены и ранее написанные наиболее популярные песни.
В этом году Московское издательство «Советский композитор», к 70-летию композитора издало сборник его произведений для хора, состоящий из пятнадцати песен. В сборник вошли песни посвященные дружбе, родственным связям, спокойствию, между народами родной отчизны и молодежи.
Энвер Бакиров часто бывает в районных центрах и деревнях нашей республики. В его творчестве немало песен, посвященных конкретным городам и деревням. В этих песнях композитор призывает жить в любви к родной стороне, её прекрасной природе, её особенностям, гордиться её историей и за сегодняшний день, находить красоту во всём. Есть там и патриотические песни, награждённые на проходивших в СССР и РСФСР конкурсах.
С первых своих творческих шагов Энвер Бакиров сотрудничает с драматическими театрами нашей республики. Пишет музыку ко многим спектаклям. Внимание к сценическим тайнам, канонам драматургии и театральной музыки позволяют ему перейти к написанию новых опер, оперетт, музыкальных комедий и балетов. Написанные на либретто драматурга Шамиля Бикчурина музыкальная комедия «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия тальянки)» и на либретто поэтессы Аллы Рустайкис оперетта «БЕРЕНЧЕ ФАКЕЛ (Первый факел)» (на русском языке) были поставлены в Татарском Государственном театре оперы и балета имени Мусы Джалиля.
Первая постановка музыкальной комедии «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия тальянки)» была в Альметьевском театре и имела большой успех. Большим творческим успехом композитора являются балеты «АЛТЫН ТАРАК (Золотой гребень)» (постановка Людмилы Бордзиловской) и «СУ АНАСЫ (Водяная)» (Игоря Смирнова), написанные по мотивам произведений Габдуллы Тукая и народных сказок. Этот балет (Либретто Людмилы Бордзиловской, В.И.Мусатова, Габдерахмана Салимова) был поставлен в 1957 году к 40-ой Годовщине Октября и на Всероссийском фестивале театральных коллективов Энвер Бакиров удостаивается Диплома первой степени. В 1973 году на той же литературной основе сочиняется балет «СУ АНАСЫ (Водяная)». Игорь Смирнов сам пишет либретто и сам же его ставит. Композитор, автор либретто Игорь Смирнов, дирижёр Хасби Фазлуллин, художник Борис Кноблок и исполнитель образа Алмая Ревдар Садыков удостаиваются Государственной премии имени Габдуллы Тукая.
На концертах симфонической музыки симфонические произведения Энвера Бакирова, Увертюра «КамАЗ» и балетные сюиты всегда принимаются горячими аплодисментами.
Написанная по заказу Министерства культуры РСФСР оратория «КамАЗ» (либретто Кави Латыпа; в 7 частях, написанная для хора, солистов, ведущего и симфонического оркестра) высоко оценивается и принимается.
В 1987 году Министерство культуры Татарии принимает и рекомендует включить в репертуары музыкальных коллективов ещё одно большое произведение композитора - ораторию «Октябрь» (либретто Наби Даули), написанную также для хора, солистов, ведущего и симфонического оркестра.
Написанная опера «Тукай» (либретто Ахмета Исхака), принятая Министерством культуры Татарской АССР и рекомендованная к постановке Союзом композиторов РСФСР вот уже 14 лет лежит на рабочих столах композитора и Татарского театра оперы и балета, ожидая постановки.
Если мы не напишем от горячем сердце, крайне деятельной общественной личности Энвера Бакирова, то полностью не раскроем его творческую натуру. Он очень серьёзно относится задаче музыкально-эстетического воспитания. Его стараниями в нефтеносных района Камы АЛАБУГЕ (Елабуге), колхозе «Спартак» Лениногорского района открыты детские музыкальные школы. С 1973 года в Челнах стало красивой традицией в дни сабантуя проводить праздник песни с участием тысячного хора. Ныне число участников хора достигает семи-восьми тысяч. И эту традицию начал композитор Энвер Бакиров.
За творческий вклад в жизнь КамАЗа наш композитор удостоен почётного звания и награждён медалью «Ударник КамАЗа».
Энвер Бакиров это и человек часто бывающий в районах Татарии, выступающий на творческих вечерах в Домах культуры, проводящий беседы на музыкальные темы, выступающий в республиканской прессе на радио и телевидении по проблемным вопросам музыкального воспитания. В настоящее время он уделяет большое внимание собиранию и сохранению для будущих поколений татарского профессионального музыкального творческого наследия, оставленного Салихом Сайдашевым, Мансуром Музафаровым, Александром Ключаревым, Загидом Хабибуллиным, Джаудатом Файзи.
Энвер Бакиров это узнаваемый в нашей стране композитор, Заслуженный деятель искусств Татарии и РСФСР, Лауреат Государственной премии Татарской АССР имени Габдуллы Тукая.

ЭЧТӘЛЕК (Содержание)

Название песни
Автор текста песни
АЕРЫЛСАК ТА… (Даже если разведёмся…) Саҗидә Сөләйманова сүзләре (слова Сажиды Сулеймановой)
АЙ ДА ЯЛГЫЗ МИНЕМ КҮК… (Даже месяц одинок как я…) Халык сүзләре (слова народные)
АЙ, КЫЗЛАР!… (Ах, девушки!…) Риза Ишморат сүзләре (слова Ризы Ишмурата)
АК ЯУЛЫГЫҢ (Твой белый платок) Әхсән Баян сүзләре (слова Ахсана Баяна)
АШЫТЫМ (Моя речка Ашыт) Разил Вәлиев сүзләре (слова Разила Валиева)
БАРЫБЕР (Всё равно) Госман Садә сүзләре (слова Гусмана Саде)
БАРЫСЫ ДА КҮҢЕЛДӘ (Всё помню) Сибгат Хәким сүзләре (слова Сибгата Хакима)
БАШКОРТ КЫЗЫНА (Башкирской девушке) Мөхәммәт Садри сүзләре (слова Мухаммета Садри)
БОЛЫННАРДА (В лугах) Әхмәт Рәшит сүзләре (слова Ахмета Рашита)
БУ — МИН, ИРКӘМ (Это я, любимая) Касыйм Фәсәхов сүзләре (слова Касыма Фасахова)
ВӘГЪДӘ ИТМӘ МИҢА… (Не давай мене обещаний…) Мидхәт Миншин сүзләре (слова Мидхата Миншина)
ДӘРЬЯ БУЛЫП… (Переполнение души…) Фирая Зыятдинова сүзләре (слова Фираи Зыятдиновой)
ДИЛБӘР, ДИЛБӘР! (Дильбар, Дильбар!) Нәби Дәүли сүзләре (слова Наби Даули)
ӘГӘР БЕЛГӘН БУЛСАМ… (Если б знал я…) Шәриф Биккол сүзләре (слова Шарифа Биккула)
ӘЙТКӘН ИДЕҢ… (Говорила ты…) Хәсән Туфан сүзләре (слова Хасана Туфана)
ӘНИЕМНЕҢ ҖЫЛЫ КОЧАГЫ (Теплые объятия моей мамы) Мөнир Мазунов сүзләре (слова Мунира Мазунова)
ӘТИЕМНЕ КӨТӘМ (Жду папу) Разил Вәлиев сүзләре (слова Разила Валиева)
ҖЫРЛАП-БИЕП ЯЛ ИТИК! (Отдохнём с песнями и плясками!) Заһид Фәйзи сүзләре (слова Загида Файзи)
ЗӘҢГӘР КҮЗЕҢ (Голубоглазая) Халык сүзләре (слова народные)
ИЗГЕ ЭШЕМ (Моё святое дело) Әхмәт Исхак сүзләре (слова Ахмета Исхака)
ИРТӘНГЕ СЕРЕНАДА (Утренняя серенада) Хәй Вахит сүзләре (слова Хай Вахита)
ИССЕН ҖИЛЛӘР! (Пусть дуют ветры!) Заһид Фәйзи сүзләре (слова Загида Файзи)
ИХ, СИН, ЯШЬЛЕК! (Эх, ты, молодость!) Һади Такташ сүзләре (слова Хади Такташа) из поэмы «МӘХӘББӘТ ТӘҮБӘСЕ (Исповедь любви)»
ЙОЛДЫЗКАЕМ (Звёздочка моя) Рәфис Корбан сүзләре (слова Рафиса Курбана)
КАЙТМЫЙ КАЛМАС (Обязательно вернётся) Әхсән Баян сүзләре (слова Ахсана Баяна)
КЕМГӘ СӨЙЛИМ?… (Кому говорю?…) Фатыйх Кәрим сүзләре (слова Фатыха Карима)
КИЛ ӘЛЕ… (Приди-ка…) Сәйфи Кудаш сүзләре (слова Сайфи Кудаша)
КЫР КАЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ (Когда улетали дикие гуси) Рәшит Гәрәй сүзләре (слова Рашита Гарая)
МӘҢГЕ ЯРАТАМ (Вечно люблю) Госман Садә сүзләре (слова Гусмана Саде)
МӘХРҮМ ИТМӘ… (Не лишай меня…) Рафаэль Сафин сүзләре (слова Рафаэля Сафина)
МИН ГОМЕРГӘ СИНЕ КӨТӘРМЕН (Всю жизнь буду тебя ждать) Наҗар Нәҗми сүзләре (слова Назара Наджми)
МИН КАЙТЫРМЫН (Я вернусь) Рәфис Корбан сүзләре (слова Рафиса Курбана)
МИНЕМ ҖЫРЫМ (Песня моя) Фирая Зыятдинова сүзләре (слова Фираи Зыятдиновой)
НАЗЛЫ ЯР (Ласковый мой) Шәрига Таһирова сүзләре (слова Шариги Тагировой)
НИК КҮЗ АТТЫМ ЧИБӘРГӘ? (Зачем влюбился в красивую?) Шәриф Биккол сүзләре (слова Шарифа Биккула)
ҺИЧ ЮК ТИҢДӘШЕҢ (Нет равных тебе) Мәхмүт Хөсәен сүзләре (слова Махмута Хусаина)
САНИЯМӘ (Моей Сание) Гөлшат Зәйнашева сүзләре (слова Гульшат Зайнашевой)
СӘЙДӘШ МОҢНАРЫ (Мелодии Сайдаша) Мәхмүт Хөсәен сүзләре (слова Махмута Хусаина)
СИН МИНЕ КИЧЕР! (Ты прости меня!) Нәби Дәүли сүзләре (слова Наби Даули)
СИҢА ҖЫР ДА ЯЗМАГАНМЫН… (Даже песню тебе не написал…), романс Әнгам Атнабаев сүзләре (слова Ангама Атнабаева)
СИНЕҢ КҮЗЛӘР (Твои глаза) Рәфкать Кәрами сүзләре (слова Рафката Карами)
СОЛДАТ ХАТ КӨТӘ (Ждёт солдат письмо) Нурислам Хәсәнов сүзләре (слова Нурислама Хасанова)
СОҢ ИНДЕ (Поздно уже) Рәфис Корбан сүзләре (слова Рафиса Курбана)
СОҢГЫ ЯФРАК (Последний лист) Фирая Зыятдинова сүзләре (слова Фираи Зыятдиновой)
СӨЯМ, ДИМӘ… (Не говори что любишь…) Нәби Дәүли сүзләре (слова Наби Даули)
СУЛАРДА САЛЛАР ГЫНА (Только плоты на воде) Госман Садә сүзләре (слова Гусмана Саде)
ТАЛПЫНА ЙӨРӘГЕМ (Сердце моё окрыляется) Шәриф Биккол сүзләре (слова Шарифа Биккула)
ТАМЧЫЛЫ ГӨЛ (Бурачок) Фатыйх Кәрим сүзләре (слова Фатыха Карима)
ТАҢНАР АТКАН ЧАКТА (На заре) Әхмәт Рәшит сүзләре (слова Ахмета Рашита)
ТУГАН ЯК СӘЛАМЕ (Привет с Родины) Фирая Зыятдинова сүзләре (слова Фираи Зыятдиновой)
ҮПКӘЛӘМӘ! (Не обижайся!) Әхмәт Гадел сүзләре (слова Ахмета Гаделя)
ФӘЙРҮЗӘ (Файруза) Рәшит Гәрәй сүзләре (слова Рашита Гарая)
ФЕРМА КЫЗЫ (Девушка с фермы) Самат Шакир сүзләре (слова Самата Шакира)
ФИРДӘВЕСЕМ (Моя Фирдаус) Мәхмүт Хөсәен сүзләре (слова Махмута Хусаина)
ЧИШМӘ ҖЫРЫ (Песня родника) Муса Җәлил сүзләре (слова Мусы Джалиля)
ЧЫН МӘХӘББӘТ СҮНМИ МӘҢГЕГӘ (Настоящая любовь вечна) Мәхмүт Хөсәен сүзләре (слова Махмута Хусаина)
ЯШЕРЕН ХАТЛАР (Тайные письма) Харрас Әюп сүзләре (слова Харраса Аюпа)
ЯШӘҮ КӨЧЕ (Жизненная сила) Нәби Зарипов сүзләре (слова Наби Зарипова)
ЯШЬ КАЕННАР (Молодые берёзы) Мөнир Мазунов сүзләре (слова Мунира Мазунова)
ЯШЬЛЕК ӘЗЕР (Молодёжь готова) Индус Сирматов сүзләре (слова Индуса Сирматова)

Источники