ЯШЬ КАЕННАР (Молодые берёзы)
«ЯШЬ КАЕННАР (Молодые берёзы)» * Композитор - Энвер Бакиров * Поэт - Мунир Мазунов Входит в сборники: * «АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ (Деревенские рассветы)», 1984 * «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)», 1990 |
Ераклардан килеп, безгә килеп, Утырттың син япь-яшь каеннар. Каеннарга гына сөйләр өчен Әллә берәр серең, кайгың бар? Каеннарга гына сөйләр өчен, сөйләр өчен Әллә берәр серең, кайгың бар? Болай да бит бездә үсә иде Яшь наратлар, яшел урманнар. Каеннарга гына сөйләр өчен Әллә берәр моңлы җырың бар? Каеннарга гына сөйләр өчен, сөйләр өчен Әллә берәр моңлы җырың бар? Тизрәк үссеннәр, дип, каеннарым, Коендырдың ап-ак тәннәрен. Кара күзле зифа каеннарга Бөркәндердең ефәк шәлләрен. Кара күзле зифа каеннарга, каеннарга Бөркәндердең ефәк шәлләрен. Хәзер буйга җитте каеннарың, Сорамагыз инде яшьләрен, Алар шавы — синең үз моңнарың, Яшьлегеңнең матур ядкаре. Алар шавы — синең үз моңнарың, Яшьлегеңнең матур ядкаре. |
Издалека приехав, к нам приехав, Посадил ты молодые берёзы. Чтобы только берёзам рассказать Свою сокровенную тайну, что страдаешь ты? Рассказать только берёзам, рассказать им Свою сокровенную тайну, что страдаешь ты? И так ведь росли уже у нас Молодые сосны, зелёные леса. Только чтобы берёзам рассказать Что есть у тебя печальная песня? Рассказать только берёзам, рассказать им Что есть у тебя печальная песня? Быстрее вырастут, думал ты, берёзоньки, Купая очень белые стволы их. Черноглазые стройные берёзы Покрывал ты шелковой шалью. Черноглазые стройные берёзы, берёзки Покрывал ты шелковой шалью. Подросли твои берёзоньки, Не спрашивай уж их возраст, Их шелест - это твоя песня, Память о красивой молодости твоей. Их шелест - это твоя песня, Память о красивой молодости твоей. |
Исполнители
Источники
- «АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ (Деревенские рассветы)» Песни, Романсы, Дуэты, Хоры Энвера Бакирова, Казань, Таткнигоиздат, 1984
- «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)» Энвера Бакирова, Казань, Таткнигоиздат, 1990