МӘҢГЕ ЯРАТАМ (Вечно люблю)
«МӘҢГЕ ЯРАТАМ (Вечно люблю)» * Композитор - Энвер Бакиров * Поэт - Гусман Саде Входит в сборник: * «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)», 1990 |
Аңлашулар күчсә әгәр Бары тик хатка, Һәрбер сүзнең икеләтә Кадере арта. Килсен хатлар таулар кичеп, Ерак тарафтан. Таулар кадәрле, кадерле сүзләр: «Мәңге яратам, Мәңге яратам, Мәңге яратам!» Сөю тулы хатлар туа, Туган як тарта. Мәхәббәткә йөз мәртәбә Ышаныч арта. Килсен хатлар таулар кичеп, Ерак тарафтан. Таулар кадәрле, кадерле сүзләр: «Мәңге яратам, Мәңге яратам, Мәңге яратам!» |
Коль чувства наши В письмах изложить, Значенье слов Поднимется стократ. И пусть же письма прилетят С далёкой стороны. Как горы величавы те слова: «Люблю навек я, Вечно я люблю, Люблю я вечно! Полны любви те письма будут, И в край родной нас позовут. А вера в ту любовь Уверенность дадут. И пусть же письма прилетят С далёкой стороны. Как горы величавы те слова: «Люблю навек я, Вечно я люблю, Люблю я вечно! |