Миншин Мидхат Мухаметович

Материал из Милләттәшләр
Версия от 12:28, 29 июня 2012; Камиль Бакиров (обсуждение | вклад) (Новая страница: «'''''Миншин, Мидхат Мухаметович (Мидхәт Мөхәммәтша улы)''''', Татарстанның атказанган мәдәни...»)
(разн.) ← Предыдущая | Текущая версия (разн.) | Следующая → (разн.)
Перейти к: навигация, поиск

Миншин, Мидхат Мухаметович (Мидхәт Мөхәммәтша улы), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Писатель и журналист Мидхәт Миншин родился 26 сентября 1936 годаБалык Бистәсе районы Олы Солтан авылында дөньяга килә. “Мин әле дөньяга килгәнче үк бик зур фаҗига була. Туарыма ике ай калгач, әнине үгез сөзгән, мөгезе белән корсагын ярган. Үзенең мөгезе кәгазь калынлыгы гына барып җитмәгән. Шуңа күрә мине ходай саклаган инде, диләр. Хикмәтле кеше дигән сүз инде бу”,- дип сөйли Мидхәт ага. Әнисе Бибихәдичә - гади колхозчы, әтисе Мөхәммәтша – шулай ук тир түгеп иген үстерүчеләрдән. Тик ата назын күрми үсә нәни Мидхәт. Чөнки, әтисе 1937 елда, Мидхәт Миншинга әле бер яшь кенә булганда, вафат була. 1944 елда Мидхәт Миншин Олы Солтан урта мәктәбенә укырга керә. “Мәктәпкә укырга баруым да хикмәтле булды, – дип искә ала Мидхәт ага. Иң беренче мин мәктәпкә 1943 елны барган идем, җиде яшь тулмаган, дип, кире борып кайтардылар. Аның каравы икенче елны –1944 елның 1 сентябрендә, ни сәбәптән икәнен белмим, мин укырга бармадым”. Мәктәп елларында ук әдәбият белән җенләнгән Мидхәт шигырь язу белән шөгыльләнә. Аның әле бүгенге көндә дә мәктәптә беренче шигырьләре салана.