Гаязов Ахмет Хадыевич

Материал из Милләттәшләр
Версия от 09:09, 1 июля 2012; Камиль Бакиров (обсуждение | вклад) (Новая страница: «'''''Гаязов Ахмет Хадыевич (Ахмет Гадель)''''', татарский писатель, родился 2 февраля 1942 года ...»)
(разн.) ← Предыдущая | Текущая версия (разн.) | Следующая → (разн.)
Перейти к: навигация, поиск

Гаязов Ахмет Хадыевич (Ахмет Гадель), татарский писатель, родился 2 февраля 1942 года

Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) 1942елның 2 февралендә Татарстан АССРның Мамаңыш районы Ак Чишмә авылында туган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, џәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә русча аралашып бара. 1959 елда хәзерге Балык Бистәсе раионындагы Котлыбүкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Лубян урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында— хәбәрче, Шомыртбаш сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Њзбәкстанның Ташкент өлкәсендә — производство гимнастикасы инструкторы, Тольятти шәџәрендә — слесарь-монтажчы, янә Түбән Кама шәџәрендә — тракторчы, компрессорчы, Казан телевидениесендә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист џәм «Социалистик Татарстан» газетасының корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул —СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры.

1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

ӘхмәтГадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльбашлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы житмешенче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аџәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978 — 1985 еллар арасында аның (Ташкентта «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) џәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дурт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында џәм «Литературная газета»да басылды.

Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.

Ә. Гадел — 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Татар баласына Күгәрченнәр: Шигырьләр. — Ташкент: Үзбәк. кит. нәшр., 1971. — 30 б. 3000.

Чам: Шигырьләр. — Ташкент: Үзбәк. кит. нәшр., 1978. — 64 б. 1000.

Яшьлек урамы: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1978. — 80 б., портр. 3000. Рец.: Миңнуллин Р. Яшьлек урамына чакыру.— Татарстан яшьләре, 1978, 5 окт.

Көмеш кылган җырлары: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1982. — 72 б. 5000. Рец.: Сафин Ф. Көмеш кылганнар җырлый. — Татарстан яшьләре,. 1982, 17 авг.; Лаисов Н. Шигъри тамчылар ни сөйли. — Соц. Татарстан, 1983, 23 окт. Юзеев И. Әхмәт Гадел.— Казан утлары, 1980, № 8, 171 б. Цыбин В. Радость бытия. — Комсомолец Татарии, 1977, 16 янв.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)