Бикчурин Шамиль Мутыгуллович

Материал из Милләттәшләр
Перейти к: навигация, поиск
Шамил Бикчурин
(1928-1991)

ШАМИЛЬ БИКЧУРИН
ШАМИЛЬ МУТЫГУЛЛОВИЧ БИКЧУРИН

(1928-1991)
(Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин)

Писатель, Заслуженный работник культуры РСФСР.

Биография

  • Родился в 1928 году.
  • Умер в 1991 году.

Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе. Ул 1928 елның 3 январенда Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соц, 1945 елда Казанга килеп, ике ел Татар театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948 елның декабренда Совет Армиясенә алына, анда авиамеханиклар хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлап, 1952 елның ахырына кадәр авиация частьларында хезмзт итә.

Армиядән кайткач, Ш. Бикчурин башта «Әлмәт нефть төзелеше» трестының коммуналь-торак конторасында ике ел тәрбияче, аннары өч елга якын шул ук трестта эшче-төзүче булып эшли. 1958 елның июненнән 1962 елның маена кадәр ул Лениногорскида чыга торган «Ильич васыятьләре» исемле шәһәр газетасы редакциясендә промышленность бүлеге мөдире вазифасын ути. 1965—1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Ш. Бикчурин проза һәм драматургия жанрларында яза. Аның беренче прозаик әсәрләре — Әлмәт төзүчеләренең фидакарь хезмәте турындагы очерклары һәм хикәяләре—1957 елдан «Казан утлары» журналында басыла башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, алар «Ташлы тауда» һәм «Истәлекле таш» исемнәре белән, аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. 1961 елда язучы үзенең «Тальян моңы» исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы дуслыкны чагылдырган бу әсәр шул ук елны Әлмәт Татар дәүләт театрында һәм бераз соңрак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторның «Бергә, гомергә» исемле икенче драма әсәре дә Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелеп, 1964 елда тамашачыларга күрсәтелә.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле докүменталь повесте һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар китабыннан соң, Ш. Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләрдә тәрбияләнгән төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең хезмәт эчендә, уртак максатларга ирешү юлында ничек бердәм, интернаңиональ коллектив булып оешуын жанлы, тормышчан вакыйгалар һәм образлар аша сүрәтләгән бу әсәр — «Каты токым» романы — «Казан утлары» журналында басылып чыгу белән (1972 ел, № 5—7), әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән (Киев, «Днипро» нәшрияты, 1979). Ш. Бикчурин бу романы өчен 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар союзы идарәсе уздырган хәзерге совет эшчеләр сыйныфын чагылдырган әсәрләр конкурсында икенче премиягә лаек була.

1980 елда Ш. Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын тәмамлады («Казан утлары», 1981 ел, 4, 5 саннар). Бу әсәр дә нефтьчеләр тормышына, аларның мактаулы хезмәтенә, узара мөнәсәбәт һәм гаилә мәсьәләләренә багышланган.

Роман рус теленә тәрҗемә ителеп, «Волга» журналында да басылды (1982 ел, ноябрь—декабрь саннары) һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнде.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ш. Бикчурин 1978 елда «Почет I Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Ш. Бикчурин—1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Творчество

«Мелодия тальянки»
Художник - И.Субаев
Таткнигоиздат, 1970
  • либретто музыкальной комедии «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия Тальянки)», композитор Энвер Бакиров (1962)
  • Становление характера человека труда отражены в пьесах:
    • «БЕРГӘ, ГОМЕРГӘ (Навеки вместе)» (1964)
    • «ТАЛЬЯН МОҢЫ (Мелодия Тальянки)» (1967)
  • романы:
    • «КАТЫ ТОКЫМ (Твёрдая порода)» (1974, русский перевод Москва, 1974)
    • «ТИРӘН КАТЛАМ (Глубокий пласт)» (1981, русский перевод Москва, 1983)

Признание

Источники