АК ЯУЛЫГЫҢ (Твой белый платок)
«АК ЯУЛЫГЫҢ (Твой белый платок)» * Композитор - Энвер Бакиров * Поэт - Ахсан Баян Входит в сборник: * «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)», 1990 |
Саубуллашмый китеп барган чакта, Кулбашыңнан төште яулыгың. Яулык кына түгел, син элекке Шатлыкларны ташлап калдырдың. Яулыгыңның аклыгында күрдем Пар канатлы якты елларны. Караңгыда күрми генә шуны Ят аяклар таптап узармы? Яулыгыңны алдым кулларыма, Күкрәгемә куйдым мин аны. Калды төсең, шәүләң генә синең Караңгыга китеп югалды. Шәүләң китте. Калды ак яулыгың, Ак яулыгың, ак яулыгың калды миңа, Яулыгың. Тәмамлау өчен: Яулык кына түгел, Ак яулыгың… Ак яулыгың миңа синең шәүләң… Яулыгың!… |
Ты, не попрощавшись уходя, С плеч своих платок мне оставила, Не только платок, а всё прошлое Счастье, сбросив, оставила меня. В белизне твоего платка видел я Светлые наши двукрылые годы. Неужели в темноте пройдут наши годы С другими, чужими, шагая по жизни? Взял твой платок я в руки, На грудь свою положил его. Остался лишь свет от тебя, а силуэт твой, Как след уходящей, во мраке потерялся. Силуэт пропал. Остался белый платок, Платок белый, белый платок остался мне, Лишь платок. Для окончания: Не только твой платок, Белый платок твой… Платок белый для меня силуэт твой… Платок!… |
Исполнители
Источники
- «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)» Песни Энвера Бакирова, Казань, Таткнигоиздат, 1990