КИЧКЕ ДИҢГЕЗ (Вечернее море)

Перейти к: навигация, поиск
1979 год Әнвәр Бакиров Мәхәббәтем.jpg
Лирическая песня на татарском языке
«КИЧКЕ ДИҢГЕЗ (Вечернее море)»



* Композитор - Энвер Бакиров
* Поэт - Шарига Тагирова




Входит в сборник:
* «МӘХӘББӘТЕМ (Любовь моя)», 1979
Әнвәр Бакиров
(1920-2001)
Шәрига Таһирова
(1922-2008)
2601 Әнвәр Бакиров Шәрига Taһирова «КИЧКЕ ДИҢГЕЗ (Вечернее море)».jpg
2602 Әнвәр Бакиров Шәрига Taһирова «КИЧКЕ ДИҢГЕЗ (Вечернее море)».jpg
2603 Әнвәр Бакиров Шәрига Taһирова «КИЧКЕ ДИҢГЕЗ (Вечернее море)».jpg
Диңгез, диңгез, бөдрә ярларыңны
Төреп назлый зәңгәр томаннар,
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар,
Сагынып зар-интизар булганнар.
Колач җәйгән сыман акчарлаклар
Дулкыннарга канат куйганнар.

Дингез, диңгез, нишләр идем синсез,
Кемгә җырлар идем җырымны,
Гөлчәчәкле сукмагыңнан килеп,
Кемгә көйләр идем моңымны,
Онытылмас яшьлек елымны.
Гөлчәчәкле сукмагыңнан килеп,
Кемгә көйләр идем моңымны.

Диңгез, диңгез, шәфәкъ боек синсез,
Ярсуыңнан тынып кал әле,
Таң йолдызы тугач, синең дә бит
Ярсу минутларың бар әле,
Көрсенмичә сулыш ал әле!
Таң йолдызы тугач, синең дә бит
Ярсу минутларың бар әле.
Море, море, кудрявые берега твои
Завораживающе ласкают синие туманы,
Словно руки чайки раскрывают крылья
На волны они их положили,
Нетерпеливо скучают они.
Словно руки чайки раскрывают крылья
На волны они их положили.

Море, море, чтобы я делала без тебя,
Кому бы пела песню свою,
Придя с розой по тропинке к тебе,
Кому бы исполнила мелодию свою,
Незабываемой молодости моей.
Придя с розой по тропинке к тебе,
Кому бы исполнила мелодию свою.

Море, море, грустен закат без тебя,
Затихая после шторма, останься пока,
После рождения утренней звезды,
Есть для шторма у тебя ещё минутка,
Не переживай, дыши пока!
После рождения утренней звезды,
Есть для шторма у тебя ещё минутка.

Исполнители

Источники