Сайфуллин Ганс Хамитович

Материал из Милләттәшләр
(перенаправлено с «Гансом Сайфуллиным»)
Перейти к: навигация, поиск
Ганс Сәйфуллин

ГАНС СӘЙФУЛЛИН
ГАНС ХАМИТОВИЧ САЙФУЛЛИН

(Ганс Хәмит улы Сәйфуллин)


Баянист, композитор, Заслуженный артист Татарской АССР, Народный артист Республики Татарстан


Биография

Кирам Сатиев:

Ганс Сәйфуллин

«Ганс Хәмит улы Сәйфуллин Баулы эшчеләр поселогында 1941 елның 26 февралендә туган. Әтисе Хәмит абый сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм 1943 елда Сталинград янында 34 яшендә һәлак була. Кечкенә Ганс әнисе тәрбиясендә үсә: колхозның бәрәңгесен, кишерен «урлап», кәлҗемә ашап, чын «тормыш мәктәбен» узарга туры килә аңа. Мәктәптә укыганда да ятим баланы еш кыерсыталар, ләкин кечкенә Ганс төшенкелеккә бирелми. Ул вакытларда күрше Башкортостаннан килеп, 3—4 телле уенчык гармуннар сатып йөрүчеләр булган. Әнисе Нурикамал апа ике улына (Гансның абыйсы Фердинант 1938 елда туган, хәзерге көндә Баулыда пионерлар йортында баянчы булып эшли) бер гармун алып бирә. Әниләре улларындагы җыр-музыкага, гармунга мәхәббәтне тиз күреп ала: ул гына да түгел, сәнгатьне ярату әле тагын әтиләреннән — Хәмит абыйдан да бирелгән. Ә ул Баулыда гына түгел, бөтен тирә-якта иң оста гармунчы булган.
Гансның баянчы булып китүенә әнисенең клуб мөдире булып эшләве дә йогынты ясагандыр. Ике яшь талант, ике бертуган кино башланыр алдыннан, җыелган халыкка концерт куялар. Агалы-энеле Сәй-фуллиннар чыгышы алкышларга күмелә.
1954 елда Баулыда нефть чыга башлагач, Татарстан хөкүмәте Акбуада (Баулыдай 5 чакрым ераклыктагы авыл) музыка мәктәбе ача. Ганс шушы мәктәпкә укырга керә.
1958 елда Ганс музыка мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәренә юл тота. Исәбе — алга таба уку. Ләкин, кызганыч, бу хыялы тормышка ашмый: беренчедән, әйткәнемчә, ятимлек (матди якның җитешмәве), икенчедән — баянчыларның «дефицит» булуы. Әле яңа гына Казанга килгән Гансны атаклы балет остасы Әхмәт Кәлимуллин үз янына — X. Ямашев исемендәге мех берләшмәсе мехчылар клубына — бию коллективына эшкә чакыра. Г. Сәйфуллин бик теләп риза була.
Баулыда «мәктәп» узган Ганс, нота грамотасын бөтенләй белмәгән кайбер баянчыларны шаккатыра: ул аларга Кузнецов, Огинский әсәрләрен уйнап күрсәтә. Соңрак Г. Сәйфуллинга «зурраклар» да игътибар итә: Җ. Котдусов Гансны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра. Кабул итү комиссиясе әгъзалары — директор М. Ф. Боголюбов, ансамбльнең художество җитәкчесе Җ. К. Ай-даров, композитор А. С. Ключарев Г. Сәйфуллин-ның уйнавын бик ошаталар һәм аны эшкә алалар. Ганс ансамбльдә Хәнәви Шәйдуллин белән бергә эшли башлый.
Г. Сәйфуллин беренче гастроленә Усман Әлмиев бригадасы белән Урал-Себер якларына чыгып китә. Бу коллективта җырчы Рәисә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким ага Сәлимҗанов һәм башкалар була. Бик күп шәһәрләрдә булганнан соң, алар Уфага килеп төшәләр. Г. Сәйфуллин бу шәһәрдә Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимова белән таныша. Алар Башкортостан филармониясенә эшкә килгән булалар, ә Гани Вәлиев һәм Габдулла Рәхимкулов Алма-Ата филармониясендә «чыныгалар». Әллә нинди болгавыр, 1960—1961 еллар була бу. Моңсыз һәм мәнсез маңкорт җитәкчеләр аркасында талантлы артистлар Татарстаннан читкә китеп эшләргә мәҗбүр булалар.
Уфада Б. Гайсин, Ә. Солтанов белән очрашканнан соң, Ганс Сәйфуллин үз адресына җылы сүзләр ишетә, иңендә канатлар үсеп чыккандай хис итә.
Г. Сәйфуллинга төрле бригадаларда эшләргә туры килә: Зифа Басыйрова, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова кебек йолдызлар — аның сәхнә юлдашлары. М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында да күпмедер эшләгәннән соң, Г. Сәйфуллин филармониягә (1986—1988 еллар) Илһам Шакиров бригадасына күчә.
Г. Сәйфуллин — канатлы җырлар авторы, аның халык арасында киң таралган популяр җырлары бик күп. Җыр сәнгате хакында Ганс уены-чыны белән: «Баянчыда йөрәк бар. Белеп, тоеп яза. Баянчылар кебек матур, йөрәккә үтеп керерлек итеп беркем көй яза алмый, чөнки бөтен композиторлар — баянчы, ә барлык баянчылар — композитор. Баянчы булмаган композиторлар исә икәү генә: Рөстәм Яхин һәм Ринат Еникеев. Болар — шәһәр композиторлары»,— ди.
Ганс Сәйфуллинның иң беренче җырлары — «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим Рәйхан гөлләрен». Соңгы елларда ул күренекле шагыйрә, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәй-нашева белән берлектә күп җырлар иҗат итте: «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану»,1 «Мин бит кара карлыгач», «Казан-Оренбур», «Ике чишмә бергә кушылган», «Баулы көе», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Түгәрәк», «Татар ашлары». Соңгысын Казанның Татар ашлары йортындагы ресторан музыкантлары үзләренең «позывной»лары итеп кулланалар.
Шулай ук Г. Сәйфуллинның «Әнием миләшләре» (Мәхмүт Хөсәен сүзләре), «Идел өстендәге акчарлак» (Фәнис Яруллин), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов), «Их, талым, талым», «Серле гөл» (Илсур Хөснетдинов), «Кар вальсы» (Роберт Әхмәтҗанов), «Сөендек» (Фәннур Сафин) кебек җырларын бик күпләр яратып отып алды.
Татарстан радиосыннан күренекле җырчылар — Таһир Якупов, Идеал Ишбүләков, Эмиль Җәләлет-динов, Венера Шәрипова җырлаганда аларга бик еш Г. Сәйфуллин уйный.
1976 елда ул Таһир Якупов белән Ленинградта пластинка-гигантка языла. Анда кертелгән әсәрләрнең берничәсен генә атап узам: татар халык көйләре «Олы юлның тузаны», «Сәфәр», «Наласа»; компози-торларыбызның әсәрләре «Моңлы гармун» (Р. Яхин — Н. Дәүли), «Әйт, дускаем, әйт» (С. Садый-кова — Р. Янбулатова), казах халык көе «Уналты кыз»... Пластинкага Г. Сәйфуллинның үзе язган көйләре кертелмәгән, чөнки ул вакытларда үзешчән авторларның көйләрен өнәп бетермиләр, яздырырга бик ашыкмыйлар иде.
Ганс Сәйфуллин күп илләрдә гастрольләрдә булган артист: 1966 елда ул Татарстан җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә, Туниста; 1978 елда — Италиядә, Мальтада, ә 1994 елда, «Сорнай» фольклор ансамбле белән, Төркиядә, Венгриядә, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә, Германиядә чыгышлар ясады.
Аның гаиләсе дә музыкаль: хатыны Шәмсенур Нигъмәтҗанова озак еллар төрле ансамбльләрдә биюче булып эшли. Ә улы Альберт Сәйфуллин Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано классын тәмамлады»
.

Газизянов:

«Когда я услышал, что в районе проходят творческие дни нашего земляка Ганса Сайфуллина в связи с его 60-летием, то еще раз вспомнил одну за другой песни, написанные им. Когда все они перед твоими глазами, намного легче дать оценку творчеству композитора, можно полнее раскрыть его творческий путь. Начинаешь замечать даже те его стороны, на которые раньше не обращал внимания. Да, действительно, творческих людей можно сравнить, с, сундуком, полным загадок...
Навсегда остаются в памяти людской песни, которые радуют сердце, вдохновляют, развеивают грусть-печаль. А в творческом сундуке Ганса Сайфуллина таких песен, оказывается, немало. Композитор за период своей деятельности создал более 400 произведений. В основном это песни и инструментальные пьесы.
- Если бы в юности судьба не подарила мне встречу с Магсумом Латифуллиным, который работал в Бавлах преподавателем, кто знает, возможно, я бы избрал совсем другой путь, - вспоминает Ганс Сайфуллин.
Да, каждый талант зарождается, раскрывается именно на родимой земле, лишь после этого попадает в большой творческий мир. Так случилось и с Гансом Сайфуллиным. Юноша, закончивший Бавлинскую музыкальную школу, первые свои песни «Гөлләрем», «Ул кайтыр» написал именно на стихи Магсума ЛатиФуллина. С того дня Ганс живет мечтой о большой сцене. Крылья мечты приводят его в 1960 году в столицу нашей республики Казань. Узнав о том, что он замечательный баянист, его приглашают на работу в татарскую Государственную филармонию. Посчастливилось ему работать и с такими известными певцами, как Фарида Кудашева, Зифа Басырова.
Проходят годы, парень, когда-то дравшийся, хулиганивший на улицах Бавлов, в 1962 году приезжает в родные края на гастроли вместе с любимой исполнительницей татарского народа Фаридой Кудашевой.
- Никто, наверное, не верил, что из меня выйдет толк, потому что я был очень недисциплинированным, поэтому для многих это было как снег на голову, - шутит Ганс Сайфуллин.
В те годы он со всем вдохновением, жаром сердца отдается творчеству. В 35 лет ему присваивают звание Заслуженного артиста ТАССР. Среди народа он получил признание благодаря песням «Туган авылым урамы», «Акбуз атым», «Җәйге урман» (на стихи Гульшат Зайнашевой), «Миләүшә» (Марсель Галиев), «Син илдә бер гене» (Рашит Ахметзянов), «Карап калам кошлар артыннан», «Курәсем килгән иде» (Шамсия Зигангирова), «Бәхет дагасы» (Ильсур Хуснутдинов) и многим другим.
Оказывается, творчество нашего земляка знакомо и американцам. Его песня «Күрәсем килгән иде», написанная на стихи Шамсйи Зигангировой, пользуется у них особой популярностью.
Десять лет тому назад мы впервые стали свидетелями яркого, интересного зрелища - схода татарской молодежи на стадионе «Нефтьче». Он также был организован Гансом Сайфуллиным. Наш земляк таким грандиозным песенным фестивалем радует жителей Бавлов вот уже 10 лет подряд. Ты счастлив тем, что родом из Бавлов, ибо живешь, чувствуя уважение, поддержку руководства, населения района, а такое счастье дается не каждому, сказал мне как-то знакомый композитор, - поделился он.
Да, Ганс Сайфуллин действительно счастлив. Ибо его надежно связывает с народом, со зрителем творческий мост из многочисленных песен
».

Творчество

  • Создал более 400 произведений. В основном это песни и инструментальные пьесы. Работал с такими известными певцами как Фарида Кудашева, Зифа Басырова, Ильгам Шакиров и др. Он являлся одним из самых гастролируемых артистов. С концертами он побывал в Монголии, Тунисе, Италии, Мальте, Турции, Венгрии, Румынии, Австрии, Бельгии, Болгарии. Среди народа он получил признание как композитор - благодаря песням:
  • Автор книг:
    • «Ак барс: Җырлар җыентыгы». Банк «Ак барс» и завод ЖБИ-З. Казан: ПКФ «Реноме», 1995
    • «Истәлеккә бер җыр бүләк итәм: Җырлар җыентыгы». Казань. Татполиграф, 1996
    • «Истәлеккә җырлар бүләк итәм». Казань. Кол Шәриф нәшрияте, 2001

Признание

Источники

  • Бавлинская централизованная библиотечная система
  • «Ганс Сайфуллин отмечает 50-летие творческой деятельности», Министерство культуры РТ
  • К.Сатиев «Ганс Сәйфуллин: Татарстанның атказанган артисты». «Татар баянчылары (Татарские баянистыКазан, 1996
  • С.Газизянов «Его знают в Америке» «Слава труду», 10 февраля 2001
  • К.Гимазова «Два повода отметить юбилей. Концерты заслуженного деятеля искусства Татарстана композитора Ганса Сайфуллина. «Хезмәткә дан (Слава труду)», 4 апреля 2012