БОЛЫННАРДА (В лугах)
(перенаправлено с «БОЛЫННАРДА»)
«БОЛЫННАРДА (В лугах)» * Композитор - Энвер Бакиров * Поэт - Ахмет Рашит Входит в сборник: * «САЙЛАНМА ҖЫРЛАР (Избранные песни)», 1990 |
Болыннарда шаян җилләр Нурлар белән уйнаклый гел исеп; Бар дөньяга балкып тора, аңкып тора Аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исе. Аһ, бу җилләр уйларымны чуалттылар — Әллә шатлык, әллә сагыш билгесе. Әллә шатлык, әллә сагыш Биләп алды кинәттән күңелне; Бар дөньялар шундый ямьле, шундый алсу Ник соң җаным сәер моңга күмелде? Килә никтер көләсе дә, елыйсы да — Янып көткән сөю шушы түгелме? Болыннарда искән җилләр Печәннәрне кайларга тарата? Һәр күңелдә кабатланмас җырлар туа Янып сөйгән ярларына карата. Кемнең һәрчак уйлары ак, хисләре саф, Җаным шуны гомерлеккә ярата. |
Шутливые ветры в лугах Играются с лучами солнца, сдувая их; На всех полях, сверкая, пахнут и Благоухают алых цветов ароматы. Ах, эти ветры путают мысли мои - Не знаю, знак радости, иль тоски это знак. То ли радость, то ли тоска Внезапно обуяли душу мою; Весь мир прекрасен, так приятен Отчего же в душе моей странная мелодия? Хочет смеяться, да и плакать тоже - Не любовь ли долгожданная пришла? Ветры, дующие в лугах, Зачем раскидывают сено? От их аромата в душе рождается песня, Заставляя влюблено смотреть. У кого мысли светлые, чувства чистые, Вот кого душа моя на всю жизнь полюбит. |